+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Авылга "тәгәрмәчле клуб" килә!

Алар 300 кешегә кадәр халкы булган авылларда тамашалар күрсәтәчәк.

Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы, "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында, республикада 26 күпфункцияле авыл клубы ачылачак һәм ун автоклуб эшли башлаячак.
Республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйкова белдерүенчә, клублар халык саны бер меңнән артык булган очракта төзеләчәк. Бу биналар күпфункцияле булачак: үз эченә китапханә, видеокорылмалы залны, балалар сәнгать мәктәбе филиалларын алачак. Беренче мәдәният учаклары агымдагы елның декабрь аенда Кыйгы, Салават районнарында барлыкка киләчәк.
Шулай ук, 2024 елга кадәр республикада 20 заманча модельле китапханә һәм ун автоклуб булачак. "Тәгәрмәчле клуб"лар яктылык, тавыш һәм видеокорылмалар белән җиһазландырылган. Алар халкы 300 кешегә кадәр булган авылларда тамашалар күрсәтәчәк.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: