+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Яшь осталар лагерена эләгәсең киләме?

Быел яшь һөнәр ияләре өчен беренче тапкыр “Ворлдскиллс юниорлары” дигән I Республика профильле сменасы оештырылды.

Русия Президенты Владимир Путин указына ярашлы, 2018 елда Русиядә федераль масштабта яңа гомумдәүләт проектлары кабул ителде. Шул максаттан республикада “Яшь профессионаллар” (Ворлдскиллс Русия) төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
Быел яшь һөнәр ияләре өчен беренче тапкыр “Ворлдскиллс юниорлары” дигән I Республика профильле сменасы оештырылды.
Лагерьда республика мәктәпләрендә белем алучы “Ворлдскиллс юниорлары” ял итәчәк һәм тәҗрибә туплаячак. Кызлар һәм малайлар 10 көн дәвамында 8 компетенция буенча осталык дәресләре үтәчәк. Укучылар белән Ворлдскиллс стандартлары буенча укытылган экспертлар эшләячәк.
Сменада катнашучыларга һөнәри мохиткә эләгү, үзләрен нинди дә булса һөнәрдә сынап карау һәм остазы кушкан эшне үзаллы башкару мөмкинлеге булачак. Мондый тәҗрибә укучыларга киләчәктә һөнәр сайлау өчен зур этәргеч бирә. Шул ук вакытта бу WorldSkills Russia чемпионаты хәрәкәтендә катнашучы яшь һөнәр ияләрен ярышларга әзерләү сменасы да булып тора.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: