+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Төбәкләрдә балалар травматизмын кисәтү үзәкләре барлыкка киләчәк

Андый үзәкләр әлегә Русиянең 38 төбәгендә оештырылган.

Төбәкләрдә балалар травматизмын кисәтү үзәкләре барлыкка киләчәк
Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектында тормышка ашырылырга тиешле мәсьәләләрнең берсе – балалар сәламәтлеген кайгырту.
Страховкалау компанияләре катнашлыгында булдырылган балалар травматизмын профилактикалау үзәкләре Русиянең барлык төбәкләрендә дә барлыкка килергә тиеш. Русия Президенты Владимир Путин Дәүләт Советы утырышында шундый бурыч куйды.
— Балалар травматизмын кисәтү үзәкләре үзләрен яхшы күрсәтте. Бүген алар 38 төбәктә оештырылган. Мондый үзәкләр Федерациянең һәр субъектында булырга тиеш дип уйлыйм, — диде дәүләт башлыгы.
Шул ук вакытта Владимир Путин юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүнең дәүләтнең төп бурычы булып калуын белдерде.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: