+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Дәваханә нейрохирургик микроскоплы булды

27 июнь көнне Уфада биеклеклектән егылып төшкән ирнең умартка сөягенә катлаулы операцияне нәкъ шушы оптик прибор ярдәмендә ясаганнар.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Шушы көннәрдә Уфаның 22нче шәһәр клиник ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсенә нейрохирургик операцияләр өчен яңа, заманча микроскоп кайтартылды. Бу эш Владимир Путинның май указларына ярашлы, "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылды.
Бәясе 10 миллион сум булган нейромикроскоп баш миенә, умыртка сөягенә катлаулы операцияләр ясау мөмкинлеге бирә. Ул тирәндәге яраларны 3D форматында карарга, анатомик структураларны 15 тапкыр зурайтып карарга ярдәм итә.
27 июнь көнне Уфада биеклеклектән егылып төшкән ирнең умартка сөягенә катлаулы операцияне нәкъ
шушы оптик прибор ярдәмендә ясаганнар. Табиблар әйтүенчә, 4 сәгать дәвам иткән операция уңышлы үткән һәм пациент якын арада аягына басачак.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: