+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Республика балалар бакчалары грант отты!

Конкурста җиңү бәхетенә Русиянең 40 балалар бакчасы лаек булды. Аларның алтысы - Башкортстанныкы.

Башкортстанның алты балалар бакчасы грант отты. Әлеге программа Владимир Путинның май указларына ярашлы, "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Конкурста җиңү бәхетенә Русиянең 40 балалар бакчасы лаек булды. Аларның алтысы - Башкортстанныкы.Конкурс җиңүчеләре арасында: Уфаның 309, 209, 51 санлы балалар бакчалары, Стәрлетамак шәһәренең - 87нче, Бәләбәйнең 36нчы һәм 39нчы бакчалары кергән.
Илнең һәр җиңүче балалар бакчасы 1 миллион 230 мең сум грант алачак. Әлеге чаралар 3 яшькә кадәр балалары булган әти-әниләргә психолог-педагог, диагностик, консультатив ярдәм үзәкләре инфрастуктурасын булдыруга юнәлтеләчәк.Һәр әти-әни балаларны тәрбияләү һәм укыту мәсьәләсендә белгечләрнең консультатив ярдәмен алу мөмкинлегенә ия булачак.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: