+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Балаларга сөт бушлай биреләчәк

Стәрлетамакта сөт фабрикасы эшли башлады.

Владимир Путинның май указларына ярашлы, "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында, Стәрлетамак шәһәрендә сөт кухнялары пилот проекты эшли башлады. Тәүлегенә 5 тоннага кадәр сөт эшкәртү мөмкинлеге булган балалар туклануы кухнясы аена 15 төрле сөт продукциясе, 1,5 миллионнан артык порция җитештерә.
1 июльдән Стәрлетамак, Мәләвез, Ишембай районнары һәм Стәрлетамак, Салават шәһәрләрендә аз керемле гаиләләрнең балалары сөт продукциясе белән тәэмин ителә башлады.
Бушлай сөт продуктлары алуга хокукы булган мең ярым баланы тәэмин итү бурычы куелган. Сөт ризыклары баланың яшенә, педиатр күрсәтмәләренә нигезләнеп, атнасына ике тапкыр биреләчәк.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: