+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Кушнаренкода “Технокемп”слет-лагере эшләде

Анда 62 укучы күңелле ял итеп кенә калмады, инженер техник проектлары да башкарды.

Анда 62 укучы күңелле ял итеп кенә калмады, инженер техник проектлары да башкарды.
“Кванториум” балалар технопаркы базасында слет-лагерь оештырылды. Бу “Инженерлык каникуллары” федераль программасы Владимир Путинның май указларына ярашлы, “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Кушнаренко районының “Горский” балаларның ял, сәламәтләндерү һәм туризм үзәгендә Республика җәйге слет-лагере оештырылды. “Технокемп” балалар техник иҗат лагере автоквантум, робоквантум, промдизайнквантум, картинг юнәлешләре буенча эшләде.
Слет-лагерьда техник профильле иҗат үзәкләрендә шөгыльләнүче, быелгы уку елында техник юнәлештәге республика һәм Бөтенрусия бәйгеләрендә җиңүче һәм призер булган 62 укучы ял итте.
Кызлар һәм малайлар күңелле ял итеп кенә калмады, инженер техник проектлары да башкарды. 10 көн дәвамында алар команда белән “Балалар лагере инфраструктурасы” проекты өстендә эшләде.
Профильле смена ахырында укучылар сертификатлар белән бүләкләнде.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: