2024нче елга Башкортстанда заманча 20 китапханә булдырылачак. Бу эш Владимир Путинның май указларына ярашлы, «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Модельле китапханә булдыру буенча федераль конкурска заявкалар 2020 елның 18 июленә кадәр кабул ителә.
Әлегә республикадан өч катнашучының заявкасы әзерләнгән. Алар арасында Дүртөйле районының Иске Янтуз 3нче китапханә-филиалы, Ишембай районының Петровское авылы 29нчы китапханә-филиалы һәм Туймазы районының Кандра авылы китапханәсе.