+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Ял да иттеләр, тәҗрибә дә тупладылар

“Ворлдскиллс юниорлары” республика профильле сменасы төгәлләнде.

19 июньнән 1 июлгә кадәр"Огонек" шәһәр яны ял һәм сәламәтләндерү лагеренда “Ворлдскиллс юниорлары” дигән I Республика профильле сменасы үтте. Бу эш Русия Президенты Владимир Путин указына ярашлы, "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Лагерьда республика мәктәпләрендә белем алучы 30 укучы - “Яшь профессионаллар” (Ворлдскиллс Русия) чемпионаты хәрәкәте катнашучылары ял итте, тәҗрибә туплады.
Биредә укучылар "Мобиль кушымталар булдыру", "Мебель җитештерү", "Виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлык тудыру", "Мода технологиясе", "Коткару эшләре", "Космик системалар инженериясе", "Пилотсыз авиация системалары инженериясе", "Мобиль робот техникасы" кебек компетенцияләр буенча осталык дәресләре үтте.
“Ворлдскиллс юниорлары” профильле сменасының төп максаты - укучыларның аңлы рәвештә һөнәр сайлавы өчен шартлар тудыру.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: