+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Федоровка бассейнлы булачак!

Объектның ишекләрен ачу сентябрь аена планлаштырыла.

Владимир Путинның май указларына ярашлы, гомумдәүләт проектлары кысаларында халыкны сәламәтләндерү чаралары да каралган. Агымдагы елның сентябрь аенда Федоровка районы үзәгендә 25 метрлы бассейн ачылу да шушы максатлы чараларның бер өлеше. Ул, шулай ук, “Башкортстанның 100 еллыгына – 100 объект” программасына кертелгән.
Бинаның гомум мәйданы 1627 квадрат метр. Әлеге вакытта объектның фундаменты эшләнгән, стеналар, түбә корылган. Эшне сентябрь аена төгәлләү планлаштырыла.
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: