+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Ихаталар матурлана, ямьләнә!

Быел республикада “Башкортстан ихаталары” программасы эшли башлады.

Ул Владимир Путинның май указларына ярашлы, "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Моның өчен 1 миллиард 788 миллион сум акча бүленә. Барлыгы 400 ихата ремонтланачак. Резервта тагы да 54 ихата исәпләнә. Ремонт эшләре бәясенең 94 процентын — республика бюджеты, 5 процентын — муниципалитетлар, 1 процентын халык түли.
Ихаталарны төзекләндерүнең мотлак эшләренә резиналы түшәмә җәелгән балалар мәйданчыгы, хәвефсез атынгычлар кую, контейнер мәйданчыгы төзү, яшелләндерү, машина кую урыны эшләү, яктырту корылмалары, эскәмияләр, чүп савытлары, видеокүзәтү урнаштыру, асфальтлау керә. 229 ихатада эш башланган да инде.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: