+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Биш мәктәп сертификатлы булды

Алар Фәннәр академиясенең база мәктәпләре булды.

Владимир Путинның май указларына ярашлы, гомумдәүләт проектлары мәгариф өлкәсендә дә уңайлы шартлар тудыруга юнәлтелә. Шундый чараларның берсе буларак, Башкортстанның биш мәктәбе Русия фәннәр академиясенең база мәктәбе сертификаты алды. Аларны тапшыру тантанасы бүген Хөкүмәт йортында үтте. Чарада Премьер-министр урынбасары вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова, мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хаҗин, мәктәп директорлары һәм Русия фәннәр академиясенең база мәктәпләренә фәнни-оештыру ярдәме күрсәтү комиссиясе секретаре Александр Соломатин катнашты.
Республиканың 5 мәгариф оешмасы 2019 елның 1 сентябреннән яңа статуста эшли башлый. Алар Фәннәр академиясенең база мәктәпләре булды. Исемлектә Уфаның 64нче гимназиясе, УДНТУның 83нче инженерлык лицее, 93нче лицей, Стәрлетамакның 1нче гимназиясе һәм Нефтекаманың 1нче лицее.
Проектның төп максаты - талантлы балаларга ярдәм итү, фән һәм технологияләр өлкәсендә карьера булдыруга юнәлеш бирү өчен шартлар тудыру.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: