+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Дуванда ФАП ачылды

Сикиязда 916 кешегә медицина ярдәме күрсәтелә, аларның 230ы - балалар.

Владимир Путинның май указларына ярашлы, "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла. Дуван районының Сикияз авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылу да шушы максатлы эшнең нәтиҗәсе.
Анда пациентлар өчен дә, табиблар өчен дә яхшы шартлар тудырылган. Фельдшерның кабул итү, процедуралар үткәрү, прививкалар ясау, санитар бүлмәләре бар. Заманча бина кирәкле медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән.
Сикиязда 916 кешегә медицина ярдәме күрсәтелә, аларның 230ы - балалар.
Шундый ук фельдшер-акушерлык пункты Усть-Аяз авылында да ишекләрен ачты.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: