+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Безнең галимнәр Русия президенты грантына ия

Грантларның күләме 600 меңнән алып 1 миллион сумга кадәр билгеләнгән.

Владимир Путинның май указларына ярашлы, 2018 елның 1нче октябреннән 2024 елның 31 декабренә кадәр "Фән" гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла. Шуңа ярашлы, Башкортстанның ике фән докторы һәм дүрт фән кандидаты Русия президенты грантына ия булды. Аны Владимир Путинның төбәк кабул итү бүлмәсендә республика буенча федераль инспектор Михаил Закомалдин тапшырачак.
Грантларның күләме 600 меңнән алып (фән кандидатлары өчен), 1 миллион сумга кадәр (фән докторлары өчен) билгеләнгән. Әлеге пособие фәннең төрле өлкәләрендә тикшеренү эшләрен дәвам итү өчен бирелә. Мәгариф министлыгыннан белдерүләренчә, грант алучы республика галимнәренең эшчәнлеге авыл хуҗалыгы, техник һәм инженер фәннәр, физика һәм астрономия, биология һәм яшәеш турында фән, математика һәм механика өлкәләренә юнәлтеләчәк.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: