+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Мәктәпләрнең матди-техник базасы яңартылачак

Бу хакта мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хаҗин белдерде.

Ведомство җитәкчесе Айбулат Хаҗин “БСТ” телеканалына биргән интервьюсында республикада “Мәгариф” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру, тармактагы көнүзәк бурычлар һәм аның нәтиҗәләре турында сөйләде.
Шушы проект кысаларында, авыл һәм кече шәһәрләрдә урнашкан 133 мәктәптә, 60 мең баланы эченә алган, санлы һәм гуманитар профильле төп һәм өстәмә гомуми белем бирү программаларын тормышка ашыру өчен матди-техник база булдырылачак.
Шулай ук, 63 мәктәптә максатлы санлы белем бирү мохите моделе кертеләчәк. Авыл җирендәге 46 белем учагында физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырылачак. Яраклаштырылган программалар буенча гына эшчәнлекне гамәлгә ашыручы 12 оешманың матди-техник базасы яңартылачак.
Республика өстәмә белем бирү төбәк модельле үзәге һәм балаларның һәм яшьләрнең талантын һәм сәләтен ачыклау, ярдәм итү, үстерү буенча төбәк үзәге булдыру планга кертелгән.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: