+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

2700 социаль объект Интернетка тоташтырылачак

Республикадагы сәламәтлек саклау, мәгариф оешмалары, полиция һәм янгын бүлекчәләре, сайлау комиссияләре, урындагы үзидарә органнары - һәммәсе дә Интернетлы булачак.

Өч елдан Башкортстанда барлык 2700 социаль объект Интернетка тоташтырылачак. Әлеге мөһим эш "Санлы икътисад" гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылачак.
Республикадагы сәламәтлек саклау, мәгариф оешмалары, полиция һәм янгын бүлекчәләре, сайлау комиссияләре, урындагы үзидарә органнары - һәммәсе дә тоташтыру төренә карап, секундына 10нан алып 100Мбитка кадәр булган Интернет челтәренә кушылачак.
"Шунысы гаҗәп, безгә бу проектны эшләтеп җибәрер өчен шулкадәр күп киңәшләшергә кирәк булган. Чынлыкта, без санлы җәмгыятьне үстерү өчен булган мөмкинлекләрдән бик аз файдаланабыз. Үзебез исә бу өлкәдә берничә елдан дөньяда булачак революцион яңарышларда илнең алда булуын телибез. "Санлы икътисад" гомумдәүләт проекты илне алгы сафларга якынайта. Аны чынга ашыруда каршылыклар булырга тиеш түгел, - диде республиканың Иҗтимагый палатасы әгъзасы, "Башинформ" җәмгыятенең директорлар советы рәисе Ростислав Морзагулов.
"Санлы икътисад" гомумдәүләт проекты 2024 елга кадәр каралган. Бу максатка дәүләт алты ел дәвамында 1,5 триллион сум юнәлтәчәк.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: