+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Электрон паспортлы булачакбыз

2030 елдан кәгазь паспортлар кулланылыштан бөтенләй алыначак.

Русиядә 2022 елдан кәгазь паспортлар бирү бетәчәк. Аларны чиплы пластик карточкалар һәм мобиль кушымталар алыштырачак. Электрон паспортлар тапшыру буенча пилот проект киләсе елда Мәскәүдә старт ала. Ике елдан электрон документлар илнең барлык төбәкләрендә дә гамәлгә кертелә. Бу мөһим эш Владимир Путинның май указларына ярашлы, “Санлы икътисад” гомумдәүләт проектына ярашлы тормышка ашырыла.
Электрон паспорт-карточканы югалткан хәлдә, аны берничә секунд эчендә блокировкалап булачак. Кәгазь паспортларын яңа төргә алыштыру һәркемнең үз теләгеннән чыгып эшләнәчәк. Шунысын да әйтергә кирәк, 2022 елдан документның бары тик электрон төрдәгесен генә алып булачак. Ә 2030 елдан кәгазь паспортлар кулланылыштан бөтенләй алыначак.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: