+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Балалар поликлиникалары төзелә

Республикада 2 балалар поликлиникасы төзелә, 18енә ремонт ясала.

Владимир Путинның май указларына ярашлы, "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла. Шушы максатлы проектка ярашлы, республикага 306 берәмлек медицина җиһазы, 20 күчмә фельдшерлык-акушерлык пункты, 7 флюорограф кайтартылды.
Сәламәтлек саклау министры вазыйфасын вакытлыча башкаручы Максим Забелин Хөкүмәт йортында үткән "Сәламәтлек сәгате" форматында үткән киңәшмәдә республикада өч ФАП, Туймазы һәм Дүртөйле шәһәрләрендә балалар поликлиникалары, шулай ук, Республика онкодиспансерындагы хирургик корпуска янкормана төзелүен белдерде. Ведомство җитәкчесе ассызыклавынча, Республика клиник балалар дәваханәсе һәм 18 балалар поликлиникасы һәм бүлекчәсе ремонтланачак.
Республиканың 33 медицина оешмасында "Сакчыл поликлиника" проекты гамәлгә ашырыла. Аның асылы шунда: авыру һәм сәламәт пациентлар, справка артыннан килүчеләр, табиблар һәм лабораторияләр эшчәнлеге төрле коридорларга аерылачак. Моның өчен холлда мәгълүмат стендлары, инфоматлар куелачак.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: