+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Яңа фәнни-белем бирү үзәкләре булдырылачак

Мәскәүдә “Остров 10-22” мәгариф интенсивы дәвам итә.

Дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-мәгариф үзәкләр төзү Русия Президентының 2018 елгы май указларына ярашлы тормышка ашырыла. Бу уңайдан, шушы көннәрдә Мәскәүдә “Остров 10-22” мәгариф интенсивы үтә.
Анда, фәнни-белем бирү үзәкләре һәм университетларның йөзләгән командаларын да кертеп, мең ярым кеше катнаша. Интенсивка, шулай ук, составында Хөкүмәт, Туризм һәм эшкуарлык буенча дәүләт комитеты, Республика корпорация үсеше, УДНТУ, УДАТУ, БДУ вәкилләре булган Башкортстан делегациясе дә чакырылган.
— “Остров” кысаларында Фәнни-белем бирү үзәге булдыруга һәм фикер алышуга багышланган модуль үткәрәчәкбез. Биш көн дәвамында һәр көнне үзәк оешмасының моделен төрле яклап тикшерәчәкбез. Ул финанс һәм хокук моделе яклап та, инновация һәм бизнес белән хезмәттәшлек итү буенча да каралачак,— дип белдерә министрның беренче урынбасары Григорий Трубников.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: