+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Якташыбыз WorldSkills дөнья чемпионатында катнаша

Башкортстан егете Илмир Сәетбатталов илнең WorldSkills Russia җыелма командасы составында көч сынашачак.

22-27 Казанда һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионаты узачак. Владимир Путинның май указларына ярашлы, гомумдәүләт проекты кысаларына узучы әлеге чемпионат 2019 елда илдәге иң масштаблы халыкара чара булачак.
Ярышларда 69 илдән 1500 һөнәр иясе катнашуы көтелә. Алар транспорт һәм логистика, сәнәгать җитештерүе, мәгълүмат технологияләре, сәнгать һәм дизайн, төзелеш, хезмәт күрсәтү компетенцияләре буенча көч сынашачак.
Илнең WorldSkills Russia җыелма командасына 63 конкурсант керде. Алар арасында безнең якташыбыз - Башкортстан егете Илмир Сәетбатталов та бар. Ул “Яшь профессионаллар” (Ворлдскиллс Русия) V чемпионатының Бөтенрусия финалында алтын медальгә ия булган.
Илмир - Хәйбулла районы егете. Сибай күппрофильле һөнәри колледжында белем ала. Ул әлеге мәртәбәле бәйгедә "Ташны архитектур эшкәртү" компетенциясе буенча ил данын яклаячак.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: