+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Пациентларны кабул итү яңа алым буенча башкарылачак

Республиканың биш дәваханәсендә “Акыллы кабул итү бүлеге” проекты тормышка ашырыла башлады.

"Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында, башкаланың 17, 13, 21нче клиник һәм Ашыгыч ярдәм дәваханәләрендә, шулай ук, Республика кардиодиспансерында “Акыллы кабул итү бүлеге” проекты тормышка ашырыла башлады. Бу хакта Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин белдерде.
Дәваханәләрдә пациентларны кабул итү яңа алым буенча башкарылачак. Алар төсләр буенча өч төркемгә аерылачак. "Кызыл агым" - гомеренә куркыныч янаган, ашыгыч ярдәмгә мохтаҗлар; "сары агым" - физик хәле тотрыклы, кичектергесез ярдәм кирәк булган, авыр пациентлар, "яшел агым" - ашыгыч ярәм тәлап ителмәгән, кискен яисә озайлы авырулары булган, план буена госпитальләштерүгә мохтаҗлар.
Агымнарны бүлү өчен холлда махсус мәгълүмат стендлары булачак.
Республикада мондый "акыллы кабул итү бүлекләре" оештыруга, операция бүлмәләре һәм яңа җиһазлар сатып алуга 500 миллион сумнан 1 миллиард сумга кадәр акча бүленә.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: