+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Сәнгать мәктәпләренә - яңа музыкаль инструментлар

Әлеге максатлы эш "Мәдәният" гомумдәүләт проектының "Мәдәни мохит" төбәк проекты кысаларында тормышка ашырыла.

"Мәдәният" гомумдәүләт проектының "Мәдәни мохит" төбәк проекты кысаларында 2019 елда республика муниципалитетларына музыкаль инструментлар, җиһазлар һәм балалар сәнгать мәктәпләренә материаллар алыр өчен 11,2 миллион сум субсидия бүленгән. Тиешле законга Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кул куйган.
Субсидияне Әлшәй, Архангель, Балтач, Борай, Илеш, Кыйгы, Краснокама, Мәчетле, Мишкә, Тәтешле, Уфа, Учалы, Хәйбулла районнары, Агыйдел, Нефтекама, Сибай шәһәрләре алачак.
Шушы максаттан төбәк бюджетыннан 2013 елдан алып ел саен 12 миллион сум акча бүленеп килә. Сәнгать мәктәпләрен җиһазлауга шулай ук рәсем һәм сынлы сәнгать өчен җиһазлар да керә. Мәсәлән, мольбертлар, керамика эшкәртү өчен мичләр. Финанслау махсус учреждениеләргә кыйммәтле җиһазлар сатып алу һәм мәгариф сыйфатын яхшыру мөмкинлек бирә.
Быел “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында федераль бюджет исәбеннән 22 миллион сумга 63 сәнгать мәктәбе “Николай Рубинштейн” маркалы пианино алды.
Республикада барлыгы 117 балалар сәнгать мәктәбе эшли. 2020, 2022 һәм 2024 елларда гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан балалар сәнгать мәктәпләрен музыкаль инструментлар белән тәэмин итү өчен 76 миллион сумнан артык акча алачак (нәтиҗәдә - 230,46 миллион сум). Русия төбәкләренә бүленгән иң зур федераль субсидияләрнең берсе бу.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: