+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Мәгариф өлкәсендә мөмкинлекләр арта

Башкортстан "Мәгариф" гомумдәүләт проекты буенча субсидия алуга конкурста җиңде.

2019 июлендә Русия Федерациясенең Фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан 2020-2022 елларда "Мәгариф" гомумдәүләт проекты чараларын тормышка ашыру өчен грантлар бирү турында ачык конкурс үткәрелде. Анда республика Мәгариф министрлыгы тарафыннан җибәрелгән 8 заявка да җиңде. Нәтиҗәдә, Башкортстан федераль бюджеттан субсидия алучы субъектлар арасына керде.
Өч ел эчендә республикада 133 санлы һәм гуманитар профильдәге"Үсеш ноктасы" мәгариф үзәкләре, тугыз "IT-куб" санлы мәгариф үзәге, алгарышлы һөнәри әзерлек үзәге, өч "Кванториум"мобиль технопаркы, педагогларның һөнәри осталыгын арттыру һәм, шулай ук, һөнәри осталыкларын һәм квалификацияләрен бәяләү үзәкләре булдырылачак.
Федераль проект кысаларында яраклаштырылган программалар буенча эшләүче ун мәгариф оешмасының матди-техник базасын яңарту, республиканың 690 мәктәбендә һәм колледжында максатлы санлы мәгариф мохиты булдыру каралган.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: