+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Балалар онкология үзәген төзү дә көнүзәк

2019 елда республикада "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектын тормышка ашыру өчен 5 миллиард сум акча бүленәчәк.

2019 елда республикада "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектын тормышка ашыру өчен 5 миллиард сум акча бүленәчәк. Төбәк бюджеты исәбенә авария хәлендәге 15 ФАП алыштырылачак. Тагын дүрт фельдшер-акушерлык пункты федераль чараларга алыначак. Кан-тамыр бүлекләрен җиһазландыру өчен 300 миллионнан артык сумга сигез контракт төзелгән. Яңа корылмаларны медицина оешмаларына кайтарту бара. Республиканың окология бүлекләренә 257 миллион сумга җиһаз кайтартылачак.
"Бу атнада Республика онкология диспансерына яңа маммограф кайтартылды. Балалар онкология үзәге төзү өчен проект-смета документлары әзерләнә. Туймазы һәм Дүртөйле шәһәрләрендә ике поликлиника төзелеше төгәлләнеп килә. 18 балалар поликлиникасына һәм бүлекчәсенә капиталь ремонт ясала", - диде "Сәламәтлек сәгате" форматында үткән киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: