+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Кымыз яратучылар бәйрәмгә җыела

Бүген Уфаның "Акбузат" ипподромында "Җәйләү" башкорт кымызы этно-фестивале башлана.

27-28 июльдә башкалада үтәчәк "Җәйләү" башкорт кымызы этно-фестивале Владимир Путинның май указларына ярашлы, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә юнәлтелгән гомумдәүләт проекты кысаларында оештырыла.
Фестивальгә республиканың төрле районнарыннан кымыз җитештерүчеләр җыелачак. Аларның һәркайсы үз продукциясен тәкъдим итә һәм республикада иң яхшысы дип таныту мөмкинлегенә дә ия булачак. Биредә кымыз җитештерүчеләрнең җыелышы һәм алар өчен семинар да үтәчәк.
Бәйрәм кунаклары өчен этно-ярминкә, концерт, балалар һәм өлкәннәр өчен осталык дәресләре, этно-ихата һәм балалар зонасы, кымыз-бар оештырылу көтелә. Шулай ук "Ашмаркет" ашамлыклар фестивале оештырылачак.
Фестивальнең икенче көнендә "Терра Башкирия" ат спорты турнирының чираттагы этабында ат чабышлары үтәчәк.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: