+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Өр-яңа бакча ишекләрен ача

Тиздән Борай районы үзәгендә 95 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы файдалануга тапшырылачак.

Август аенда Борай районы үзәгендә өр-яңа балалар бакчасы ишекләрен ача. Республика оешуга 100 ел тулу уңаеннан төзелгән мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениясе 95 урынга исәпләнгән. Бина заманча таләпләр буенча төзелгән. Иркен ашханә, музыка залы бар, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар өчен лифт та каралган.
Моңа кадәр Борайда ясле төркемнәре булмаган. Өч яшькә кадәр балалар өйдә тәрбияләнгән. Бүгенге көндә 30 сабый чиратта тора. Яңа балалар бакчасы әлеге мәсьәләне хәл итеп кенә калмый, ун хезмәт урыны да бирәчәк.
Төбәктә өч яшькә кадәр 9 мең сабый балалар бакчасына үз чиратын көтә. Балалар бакчалары төзү өчен төбәк һәм федераль бюджеттан да чаралар юнәлтелә. Бу максатлы эш "Мәгариф" һәм "Демография" гомумдәүләт проектлары кысаларында тормышка ашырыла. Мәгариф министры урынбасары Филүс Минәзев белдерүенчә, төбәктә 43 балалар бакчасы ачу планлаштырыла. Бу янә 7 меңнән артык өстәмә урын булдыру дигән сүз.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: