+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Сирәк китаплар электрон форматка күчерелә

600 китап санлы форматка күчерелеп, Милли электрон китапханәгә урнаштырылачак.

Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә 2024 елга кадәр “Мәдәният” гомумдәүләт проектының “Санлы мәдәният” проектын тормышка ашыру чикләрендә 600 китап комарткысы санлы форматка күчереләчәк. Ел саен 100 данә санлы форматка күчерелеп, Милли электрон китапханәгә урнаштырылачак.
Быел китапханә сайтының "Китап комарткылары" бүлегенә туган якны өйрәнү буенча XX йөз башында нәшер ителгән - 100, дәүләт әһәмиятендәге 50 электрон китап куелачак. Алар арасында Мәҗит Гафури, Шәехзадә Бабич, Дауыт Юлтый һәм башка әдипләрнең беренче басма әсәрләре бар.
Китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк басмалар бүлегендә 20 меңгә якын уникаль басма саклана. Алар галимнәрдә зур кызыксыну тудыра.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: