+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

“Киләчәккә билет” бар!

Һөнәрләр белән танышу проектында республиканың 30 меңнән артык мәктәп укучысы катнаша.

“Киләчәккә билет” проекты “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында үткәрелә. Конкурсның сайлап алу этабында 58 төбәк катнашып, аларның 36сы җиңүче дип табылды. Җиңүчеләр арасында безнең республика да бар. Проектның төбәк операторы — Республика балалар технопаркы.
Агымдагы елда республиканың 10 шәһәре “Киләчәккә билет” проектында катнашачак. 30 меңнән артык мәктәп укучысы өч этапта махсус тестлар үтәчәк, проект белән якыннан танышу форматында катнашачак һәм “Киләчәккә билет” проекты платформасына теркәләчәк.
Поектның максаты — укучыларга киләчәктә һөнәр һәм уку йорты сайлауда ярдәм итү.
“Киләчәккә билет” проекты өч этаптан тора:
1. “Үзбилгеләнү”. Федераль электрон платформада тестлар үтү.
2. “Һөнәрдә үзеңне сынап карау”. Төрле һөнәрләр буенча осталык дәресләрендә укучыга үзен сынап карау мөмкинлеге бирелә.
3. “Шәхси навигатор”. Өстәмә белем бирүче педагог яки укытучы, яисә профильле вузның студенты — дистанцион тьютор үсмергә киләчәк һөнәрне яхшырак белергә ярдәм итәчәк.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: