+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Темәскә "медицина поезды" килгән

Өлкәннәр дә, балалар да башкаланың теш табибларына күренү мөмкинлегенә ия булды.

Баймак районының Темәс авылына "медицина поезды" килгән. Биредә яшәүчеләр ниһаять башкаланың теш табибларына күренү мөмкинлегенә ия булган. Әлеге мөһим чара "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектына ярашлы, "Сәламәт республика - сәламәт төбәк" акциясе кысаларында оештырылды.
Темәс участок дәваханәсендә даими эшләүче стоматолог юк, шуңа да авыл халкы район үзәгенә йөрергә мәҗбүр. Ә ул ерак урнашкан, һәркем бара алмый. Күчмә ФАПның авылга килүе биредә яшәүчеләр өчен сөенечле вакыйга булган. Теш табиблары биредә 29 июльдән 2 августка кадәр өлкәннәрне дә, балаларны да кабул итәчәк.
Республика стоматология поликлиникасының баш табибы Рөстәм Дөмәев белдерүенчә, Темәстә бер көн эчендә утыздан артык пациент кабул ителгән. Модульле пунктта өч белгеч: стоматолог-терапевт, балалар стоматологы һәм хирург-стоматолог кабул итә.
"Сәламәт республика - сәламәт төбәк" акциясе 10 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. "Медицина поезды" республиканың район үзәкләреннән, шәһәрләрдән ерак авылларында йөреп чыгачак.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: