+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Тәгәрмәчле технопарклар юлга чыга

Республикада өч “Башкортстан кванториумы” мобиль технопаркы эшләячәк.

“Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада өч “Башкортстан кванториумы” мобиль технопаркы эшләячәк.
“Башкортстан кванториумы” мобиль технопаркы — укучыларны инженерлык юнәлеше программаларына өйрәтүне тормышка ашыру буенча, күчеп йөрүче автомобиль станциясе базасында булдырылган “Кванториум” балалар технопаркы. Ул, шулай ук, техник юнәлештәге өстәмә белем бирү учреждениеләре педагогларына һәм укытучыларга әзерлек үтүдә ярдәмгә киләчәк.
Техник профильле өстәмә белем бирү учреждениеләре булмаган ерак районнардагы авыл укучыларына республика бюджеты чыгымнары исәбенә табигый-фәнни һәм техник юнәлештәге программалар буенча өстәмә белем алу мөмкинлеге биреләчәк.
Елына меңнән артык укучы техник иҗат һәм “Технология” дәресләрендә инновацион югары технологияле җиһазларда шөгыльләнәчәк. 3 меңнән артык укучы “Башкортстан кванториумы” мобиль технопаркы катнашлыгында уздырылган чараларда катнашачак. Шулай ук мобиль технопаркы ярдәмендә республиканың иң ерак авылларында яшәүче балалар белән күргәзмәләр, осталык дәресләре, тематик бәйрәмнәр һәм башка чаралар оештырылачак.
Мобиль технопаркы — югары технологияле җиһазлар белән тулыландырылган күчеп йөри торган комплекс. Ул микроавтобустан һәм аңа тагылган вагоннан тора.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: