+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Укучылар мәктәп эскәмиясеннән һөнәри юнәлеш алачак

Быел республиканың алты колледжы базасында World Skills стандартлары буенча 30 остаханә ачыла.

Владимир Путинның май указларына ярашлы, "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында 2024 елга Башкортстанда заманча корылмалар белән җиһазландырылган 55 остаханә булдырылачак. Быел республиканың алты колледжы базасында World Skills стандартлары буенча 30 остаханә ачыла.
Шушы максаттан Уфа технология һәм дизайн колледжы, Башкорт архитектура, төзелеш һәм коммуналь хуҗалык колледжы, Уфа машина төзелеше колледжы, Аксен агросәнәгать колледжы, Стәрлетамак күппрофильле һөнәри колледж, Уфа радиоэлектроника, телекоммуникацияләр һәм хәвефсезлек колледжы федераль бюджеттан - 138 миллион сум, республика бюджетыннан 37,8 миллион сум, бюджеттан тыш чаралардан - 10 миллион сум, барлыгы 206,6 миллион сум субсидия алачак.
Остаханәләр базасында предприятиеләр хезмәткәрләре, колледж студентлары, мәктәп укучылары квалификацияләрен арттыра алачак. Биредә, шулай ук, мәктәп укучыларына һөнәри юнәлеш бирү максатыннан төрле чаралар үткәреләчәк.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: