+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Психологлар ярдәм итәчәк

2019 елда бала тәрбияләүче гаиләләргә ике меңнән артык консультатив ярдәм күрсәтү бурычы куелган.

"Мәгариф" гомумдәүләт проекты һәм "Балалы гаиләләргә ярдәм" төбәк проекты кысаларында, әти-әниләргә психологлар һәм педагогларның консультатив ярдәмен алу мөмкинлеге биреләчәк. Хәзерге вакытта республикада 605 консультатив үзәк эшли. 2019 елда ике меңнән артык консультатив ярдәм күрсәтү бурычы куелган. 2024 елга күрсәтелгән хезмәтнең саны 20 меңгә җитәчәк дип күзаллана.
Грантлар бүленү нәтиҗәсендә, психологик ярдәм челтәре булдырылачак. Әти-әниләр психолог киңәшен видеоэлемтә, телефон аша яисә белгечнең өйгә килүе рәвешендә дә алачак.
2019 елда Уфа, Бөре һәм Стәрлетамак шәһәрләрендәге өч балалар бакчасы, әти-әниләргә психолог-педагог киңәше, методик, консультатив ярдәм күрсәтү максатында, федераль бюджеттан 23,11 миллион сум грант алачак. Консультатив ярдәм тәрбиягә бала алган гаиләләргә дә күрсәтеләчәк.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: