+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Яңа балалар поликлиникасы тиздән ишекләрен ача

Дүртөйле шәһәрендә бер сменага 200 пациент кабул итәрлек өр-яңа балалар поликлиникасын төзү тәмамланып килә.

Агымдагы елның ноябрендә Дүртөйле шәһәрендә бер сменага 200 пациент кабул итәрлек өр-яңа балалар поликлиникасы файдалануга тапшырылачак. Объект "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында, республиканың 100 еллыгы уңаеннан төзелде.
Бүген республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Дүртөйле районына эшлекле сәфәре барышында әлеге объектта булды. Үзәк дәваханәнең баш табибы Айрат Рәхмәтуллин төбәк җитәкчесенә поликлиниканың графиктан алда төзелүе турында сөйләде.
Бинаның диварлары күтәрелгән, түбәсен монтажлау, эчтәге бизәү эшләре тәмамланган. Пластик тәрәзәләр һәм ишекләр куелган. Электр үткәргечләрне һәм вентиляцияне монтажлау, җылыту, су белән тәэмин итү, су бүлү системаларын монтажлау тәмамланган. Бина алды баскычын төзү һәм территорияне төзекләндерү тәмамланып килә. Балалар поликлинасы өчен 37 миллион сумлык медицина җиһазы, шул исәптән,
рентген-аппарат, электрокардиограф, спирограф, эндоскоп комплексы алынган.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Динар Кәлимуллин фотосы.
Читайте нас: