+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Ике ел эчендә 53 балалар бакчасы, 24 мәктәп төзеләчәк

Республикада социаль әһәмияткә ия объектларны сафка кертү буенча зур эш алып барыла.

Башкортстанда агымдагы елның беренче яртысында 2 мәктәп, балалар бакчасы, 4 дәвалау учреждениясе сафка кертелгән. Ел ахырына кадәр 9 мәктәп, 18 балалар бакчасы һәм 12 күпфункцияле балалар үзәкләрен төзү планлаштырылган. Бу хакта бүген Төзүчеләр көненә багышланган тантаналы җыелышта Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Марат Әхмәдуллин белдерде.
"2019-2020 елларда 7,5 мең урынга исәпләнгән 53 мәктәпкәчә белем бирү объекты, 8,7 мең укучыга исәпләнгән 24 гомум белем бирү объекты файдалануга тапшырылачак", - диде ул.
Республикада социаль әһәмияткә ия объектларны сафка кертү буенча зур эш алып барыла. Бу максатлы эш Владимир Путинның май указларына ярашлы, "Торак һәм шәһәр мохите", "Мәгариф" гомумдәүләт проектлары нигезендә гамәлгә ашырыла.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: