+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Спорт яратканнар сәламәт була!

2019 елда республиканың 48 авыл мәктәбендә спорт заллары яңартылачак, яңа җиһазлар алыначак.

Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан 2018 елда расланган "Мәгариф" гомумдәүләт проекты - илебездәге максатлы юнәлешләрнең берсе. Әлеге проект Русияне белем бирү сыйфаты буенча дөньядагы ун алдынгы ил арасына кертүгә юнәлтелгән. Алты елга исәпләнгән проектның бюджеты – 784,5 миллиард сум.
"Мәгариф" федераль гомумдәүләт проектына 8 төбәк проекты керә: "Заманча мәктәп", "Һәр баланың уңышы", "Балалары булган гаиләләргә ярдәм", "Санлы белем бирү мохите", "Киләчәк укытучысы", "Яшь һөнәрмәннәр", "Һәркемнең яңа мөмкинлеге", "Социаль активлык".
Әлеге проектка ярашлы, барлык мәктәпләрдә дә укыту һәм тәрбия бирүнең яңа методлары, белем бирүнең заманча технологияләре кертеләчәк, укытуның эчтәлеге, алымнары яңартылачак, өстәмә белем бирү үзәкләре булдырылачак. Яңа мәктәпләр, балалар бакчалары төзү, спорт залларына ремонт ясау һәм аларны яңа спорт җиһазлары белән тулыландыру да шушы проектка ярашлы тормышка ашырыла.
Әйтик, 2019 елда республиканың 48 авыл мәктәбендә спорт заллары яңартылачак, яңа спорт корылмалары алыначак.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: