+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Картәти-картәниләр белем алачак!

"Өлкән буын" төбәк проекты бу елны старт алды һәм 2024 елга кадәр дәвам итәчәк.

Президент Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы “Демография” дәүләт програмасына ярашлы, “Өлкән буын” төбәк проекты тормышка ашырыла. Шушы максатлы проект кысаларында, Башкортстанда пенсия яше алдындагы 1480 кеше ел саен белем алачак. Әлеге проект бу елны старт алды һәм 2024 елга кадәр дәвам итәчәк.
13 августтан Уфа статистика, информатика һәм исәпләү техникасы колледжы пенсия яше алдындагы гражданнарны Ворлдскиллс халыкара стандартлары буенча укыту һәм өстәмә белем бирү буенча махсус программаны гамәлгә ашыра башлаячак. Курсларны оештыручы Руслан Рәфыйков әйтүенчә, уку йортында “Веб-дизайн һәм компьютер программалаштыруы” курслары ачыла. Колледж 100ләп кешегә өстәмә белем бирәчәк. Алар өч ай дәвамында Веб-дизайн, ягъни сайтлар эшләү белгечлеге буенча белем алачак. Әлегә 15 кеше җыелган.
Пенсия яше алдында торучыларга өстәмә белем бирүгә быел федераль һәм төбәк бюджетларыннан 109 миллион сум акча юнәлтелгән.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: