+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

"Сириус"ка охшаш үзәк үзебездә булачак!

Республикада, "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында, балаларның һәм яшьләрнең сәләтләрен ачыклау һәм аларга ярдәм итү үзәге төзеләчәк.

Башкортстанда "Сириус" белем бирү үзәге моделе буенча балаларның һәм яшьләрнең сәләтен ачыклау һәм үстерү үзәге булдырылачак. Әлеге проект Владимир Путинның май указларына ярашлы, "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларына тормышка ашырыла. Башкортстан моның өчен федераль бюджеттан 211,4 миллион сум субсидия алды. Бу хакта бүген республика йортында үткән оператив киңәшмәдә мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хаҗин белдерде.
Үзәк сәнәгать предприятиеләре, фәнни һәм мәгариф учреждениеләре, мәдәният һәм спорт, җәмәгать оешмалары белән хезмәттәшлек итәчәк. Аның төп эшчәнлеге балалар һәм яшьләрнең төрле өлкәләрдә талантларын үстерүгә һәм аларга ярдәм итүгә юнәлтеләчәк.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: