+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Балалар дәваханәләре офтальмоскоплы булды

Бу прибор күз алмасын эчтән тикшерергә мөмкинлек бирә.

Президент Владимир Путинның указы белән расланган "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында Уфаның медицина оешмалары яңа офтальмология җиһазлары алды. Офтальмоскоп республика балалар клиник дәваханәсенә, 17нче шәһәр клиник балалар дәваханәсенә, 2,3,4,6нчы балалар поликлиникаларына кайтарылды.
Бу прибор күз алмасын эчтән тикшерергә мөмкинлек бирә. Процедура вакытны күп алмый һәм пациент өчен бернинди авыртусыз үтә. Яңа прибор автоном рәвештә эшли. Шуңа да табиблар тикшерүне кабинетта гына түгел, дәваханә палаталарында, хәтта өйгә килеп тә үткәрә ала.
Шунысы мөһим, офтальмоскоп күз авыруларын гына түгел, кешенең башка чирләрен дә ачыкларга ярдәм итә.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: