+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Сәләтле балалар өчен үзәк җиһазландырыла

Республикада Сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү үзәге ел ахырына кадәр эшли башлаячак.

Республика Мәгариф министрлыгында Сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү үзәге өчен җиһазлар алуга әзерләнәләр. Әлеге үзәк ел ахырына кадәр эшли башлаячак. Аны җиһазландыру өчен 200 миллион сумнан артык акча юнәлтеләчәк. Чараларның күпчелек өлеше федераль бюджеттан. Республика 2018 елның октябрендә конкурста җиңеп, субсидия алды.
Үзәкнең төп эшчәнлеге балалар һәм яшьләрнең төрле өлкәләрдә талантларын үстерүгә һәм аларга ярдәм итүгә юнәлтеләчәк. Төбәктәге үзәк Русиянең "Сириус" белем бирү үзәге моделе буенча эшләячәк.
"Ел дәвамында 12 профильле смена булуы планлаштырыла. Укучыларны Бөтенрусия олимпиадаларына әзерләү буенча укыту-тренировкалау чаралары да үтәчәк. Үзәктә ел дәвамында республиканың төрле районнарыннан 600ләп бала шөгыльләнәчәк", - ди Мәгариф министрлыгының бүлек җитәкчесе урынбасары Лира Терегулова.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: