+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

2019 елда - 21 мәктәп һәм 21 балалар бакчасы

Яңа уку елы "Мәгариф" гомумдәүләт проектының зур колач белән килеп керүе нәтиҗәсендә үзенчәлекле булачак.

16 августта Уфаның "Торатау" Конгресс-холлында зур чара - педагогларның август киңәшмәсе үтте. Яңа уку елына бурычлар, яңалыклар, узган уку елына нәтиҗә, хәл ителәсе проблемалар - мәгариф өлкәсендә хезмәт салучылар әнә шул мәсьәләләр буенча киңәш корды.
Яңа уку елы "Мәгариф" гомумдәүләт проектының зур колач белән килеп керүе нәтиҗәсендә дә үзенчәлекле булачак. Әлеге проектка ярашлы, 2019 елда 6 501 урынга исәпләнгән 21 мәктәп һәм 3139 урынлык 21 балалар бакчасы төзеләчәк. 1 сентябрьдән өр-яңа 9 мәктәп һәм 5 балалар бакчасы ишекләрен ача. Бу хакта Республика август киңәшмәсенең пленар утырышында мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хаҗин белдерде.
— Республика бюджетының саллы өлеше мәгариф оешмаларына капиталь ремонт ясауга һәм матди-техник базаларын ныгытуга юнәлтеләчәк. Шушы максаттан урындагы бюджеттан 1 505,5 миллион сум акча бүленде. Чагыштыру өчен, 2018 елда ул 1 170 миллион сум булган, - диде Айбулат Вәкил улы.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: