+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Укучыларга — 8800 сумлык сертификатлар

Яңа уку елыннан һәр бала дәүләт бүлеп биргән акчага мәктәптән тыш түгәрәкләрдә, секцияләрдә шөгыльләнә алачак.

Президент Владимир Путинның май указларына ярашлы, "Мәгариф" гомумдәүләт кысаларында, республикада һәр укучыга 8800 сумлык сертификатлар бирү башлана. Бу хакта укытучыларның август киңәшмәсендә мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хаҗин белдерде.
— Узган елда өстәмә белем бирүнең Республика модельле үзәге ачылды. Сентябрь аеннан әлеге үзәк балаларга өстәмә белем бирүне финанслау проектының операторына әвереләчәк. Һәр бала дәүләт тарафыннан бүленгән чараларга муниципаль һәм, шулай ук, шәхси мәгариф оешмаларындагы түгәрәкләргә һәм секцияләргә йөри алачак. Сертификатның уртача суммасы — 8 800 сум. Бу акчаны башка максатларга файдаланып булмаячак, — диде үз чыгышында ведомство җитәкчесе.
Республикада бүген 207 өстәмә белем бирү оешмасы эшли. Аларга 5 яшьтән 18гә чаклы 78,5 процент бала җәлеп ителгән. Яңа уку елында янә бер IT-куб, 2 мобиль технопарк һәм Октябрьский, Ишембай, Баймак шәһәрләрендә 3 технопарк булдырылачак. Технопарклар өчен республика бюджетыннан 24 миллион сум акча бүленгән. 2021 елга аларның саны 14кә җитәчәк.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: