+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Картәниләр ярышка чыга

Өлкән яшьтәге кешеләр өстәл теннисы, йөзү, җиңел атлетика, ату, шахмат һәм башка ярышларда көч сынашачак.

Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында, "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектына ярашлы, 24-27 августта Уфада Русия пенсионерларының VI спартакиадасы үтәчәк.
Илкүләм бәйгедә илебезнең 76 төбәгеннән, шулай ук Чехия, Германия, Финляндия, Бөек Британия, Франция, Литва һәм Әрмәнстаннан өлкән яшьтәге 700дән артык һәвәскәр спортчылар катнашачак. Алар өстәл теннисы, йөзү, җиңел атлетика, ату, шахмат һәм башка берничә ярышта көч сынашачак.
Башкортстаннан бу ярышларда 8 пенсионер катнаша. Спартакиаданы ачу тантанасы "Динамо" стадионында 24 августта 19 сәгатьтә башлана.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: