+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Балалар өчен яңа тренажерлар кайтты

Кул-аяклар травмасы алган балалар өчен тренажерларны республиканың 11 медицина оешмасы алачак.

Нефтекама шәһәренең балалар поликлиникасына хәрәкәтләнү активлыгын тернәкләндерү өчен ике заманча тренажер кайтартылды. Биредә көндезге стационардагы дәвалау физкультурасы залына ай саен 70ләп бала йөри. Тренажерларда кул-аяклар травмасы алган балалар да, профилактик максаттан шөгыльләнүчеләр дә бар.
Яңа тренажерларның берсе — “Ортромат” суставлар һәм мускуллар эшчәнлеген яхшыртуга булышлык итә. Икенчесе — “Орторент” велотренажерны хәтерләтә. Ул шулай ук мускуллар эшчәнлеге өчен файдалы. Әлеге тренажерларда 7 яшьтән өлкән балалар шөгыльләнә ала.
Яңа медицина корылмасы “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында кайтартыла. Аны республиканың 11 медицина оешмасы алачак: Республика балалар клиник дәваханәсе, Стәрлетамакның балалар дәваханәләре, Уфаның 17нче, Белорет, Бөре, Мәсәгуть үзәк район дәваханәләре, шулай ук, Нефтекама, Салават, Күмертау, Сибай, Октябрьский шәһәрләре дәваханәләре.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: