+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Казанда WorldSkills дөнья чемпионаты башланды

1300 конкурсант арасында безнең якташыбыз Илмир Сәетбатталов та һөнәри осталыкта көч сынаша.

Кичә Казан шәһәрендә һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионатын ачу тантанасы үтте. Анда ил Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев катнашты. Мәртәбәле чарада, шулай ук, Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та катнашты. "Казан Арена" стадионында үткән чагу тамашаны, телевизор экраннарыннан караучыларны да кертеп, 140 миллион кеше күзәтте.
22-27 август көннәрендә гомумдәүләт проекты кысаларына узучы әлеге чемпионат, Владимир Путинның май указларына ярашлы, 2019 елда илдәге иң масштаблы халыкара чара булачак.
Ярышларда 63 илдән 1300 һөнәр иясе катнаша. Алар транспорт һәм логистика, сәнәгать җитештерүе, мәгълүмат технологияләре, сәнгать һәм дизайн, төзелеш, хезмәт күрсәтү компетенцияләре буенча көч сынашачак.
Илнең WorldSkills Russia җыелма командасына 63 конкурсант керде. Алар арасында безнең якташыбыз - Башкортстан егете Илмир Сәетбатталов та бар. Ул “Яшь профессионаллар” (Ворлдскиллс Русия) V чемпионатының Бөтенрусия финалында алтын медальгә ия булган. Илмир әлеге мәртәбәле бәйгедә "Ташны архитектур эшкәртү" компетенциясе буенча ил данын яклаячак. Аның остазы Рафаэль Яхин 2017 елда Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә үткән WorldSkills Competition дөнья чемпионатында бронза медаль яулаган иде.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: