+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

200 укучыбыз — WorldSkills чемпионатында

Казан шәһәрендә һөнәри осталык буенча WorldSkillsның 45нче дөнья чемпионаты дәвам итә.

Бүген — дөнья чемпионатының өченче көне. Анда катнашучылар дөньяның иң яхшы яшь һөнәр остасы исемен яулар өчен көрәшә. Әлеге дөньякүләм чара Владимир Путинның май указларына ярашлы, гомумдәүләт проекты кысаларында уза.
Чемпионатны күрергә республикадан 200 мәктәп укучысы килде. Алар — Белорет, Бөре, Благовещен, Нефтекама, Октябрьский, Стәрлетамак, Учалы һәм Уфа мәктәпләре укучылары.
Кызлар һәм малайларга “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә чемпионат ярышлары мәйданчыкларын карау бәхете тиде. Чемпионатта катнашучылар алар өчен күрсәтмә чыгышлар да ясады. Укучылар төрле илләрдән килгән һөнәр осталарының эшләре белән танышты, эшне башкару нечкәлекләрен үз күзләре белән күрде. Дөнькүләм чараны күрергә барган укучыларга Try-а-Skill (Үзеңне сынап кара!) мәйданчыкларында төрле компетенцияләрдә үз көчләрен сынап карау мөмкинлеге дә бирелде.
Республикадан барган укучылар арасында WorldSkills Russia VII чемпионатының бронза призерлары Булат Хөсәенов һәм Артур Насыйбуллин да бар. Үсмерләр Октябрьский шәһәренең 22нче мәктәбе укучылары.
- Әлеге чара искиткеч! Чемпионат катнашучыларына көч бирергә бик күп кеше килгән. Илмирга уңышлар һәм җиңү телибез! Якташыбызның шушы этапка кадәр килеп җитүе генә дә күп нәрсә турында сөйли. Ә без аның тагын да зуррак уңышка ирешүенә өметләнәбез, - ди Булат.
Язып үткәнебезчә, илнең WorldSkills Russia җыелма командасы составында безнең якташыбыз Илмир Сәетбатталов та бар. Илмир “Ташны архитектур эшкәртү” компетенциясе буенча көч сынаша. Аның көндәшләре — Австрия, Бразилия, Бөекбритания, Венгрия, Германия, Кытай, Корея, Франция, Швеция һәм Япониядән килгән яшь һөнәр осталары.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: