+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Сәнгать мәктәбе дә шунда булачак!

Дуванда Авыл мәдәният үзәген төзү төгәлләнеп килә.

Дуванда Авыл мәдәният үзәген төзү төгәлләнеп килә. Әлеге объект Владимир Путинның май указларына ярашлы, "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында төзелә.
Бүгенге көндә бинаның эчендә бизәкләү эшләре һәм территорияне төзекләндерү бара. Мәдәният учагы ике катлы, 300 урынга исәпләнгән. Биредә китапханә, сәнгать мәктәбе сыйныфлары, күргәзмә залы һәм кинозал да булачак.
"Авыл халкы шат, түземсезлек белән яңа бинаның тантаналы ачылуын көтә. Мәдәният учагы авыл тормышын тагын да чагурак итәчәк, мәдәни чаралар белән баетачак, - ди Дуван районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Свечников.
Мәдәният үзәгенең ел азагына ачылуы көтелә.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: