+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Мәдәният учаклары гөрләп торачак!

Сәнгать мәктәпләренә йөрүче балалар өчен дә мөмкинлекләр арта.

Владимир Путинның май указларына ярашлы, "Мәдәният" гомумдәүләт проектының төбәк программаларын тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан 435 миллион сум акча җәлеп ителгән. Аның 230 миллион сумы - сәнгать мәктәпләренә музыкаль инструментлар алуга, 96 миллион сум - дүрт мәдәният йортын төзүгә һәм реконструкцияләүгә, 50 миллион сум - кинозалларны модернизацияләүгә, 46,5 миллион сум автоклублар алуга юнәлтелгән. Бу хакта Хөкүмәт йортындагы утырышта мәдәният министры Әминә Шәфыйкова белдерде.
- Агымдагы елда өч авыл мәдәният йорты ишекләрен ача - Кыйгы районының Түбән Кыйгы, Салават районының Мөрсәлим, Дуван районының Дуван авылларында. Бер түбә астында мәдәният учагы, сәнгать мәктәбе, китапханә, кафе һәм спорт уеннары зонасы булачак. Алар барысы да заманча тавыш, ут техникасы һәм мультимедия корылмалары белән җиһазландырыла,- диде Әминә Шәфыйкова.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: