+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Якташыбыз югары һөнәри осталык күрсәтте!

Кичә “Казан Арена” стадионында WorldSkills Kazan 2019 халыкара чемпионатының йомгаклау тантанасы үтте.

WorldSkills Kazan 2019 халыкара чемпионатында Русия конкурсантлары 14 алтын, 4 көмеш , 4 бронза медаль һәм һөнәри осталык өчен 25 медальон яулады. Гомум зачетта безнең җыелма команда икенче урынга лаек булды. Беренче урында - Кытай, өченче урында Көньяк Корея командалары.
Якташыбыз Илмир Сәетбатталов "Югары һөнәри осталык өчен" медале белән бүләкләнде. Ул бәйгедә 710 очко җыйган. "Ташны архитектур эшкәртү" компетенциясе буенча, Франция (735), Австрия (736), Кытай (743) конкурсантларыннан бик азга гына калышып, дүртенче урын алган.
Кичә “Казан Арена” стадионында чемпионатның йомгаклау тантанасы үтте.
Әлеге халыкара чемпионат Владимир Путинның май указларына ярашлы, гомумдәүләт проекты кысаларында узды.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: