+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Өч китапханә конкурста җиңде

Алар 2020 елда модельле китапханә итеп яңартылачак.

"Мәдәният" гомумдәүләт проектының "Мәдәни мохит" федераль проекты кысаларында республиканың өч китапханәсе 2020 елда модельле китапханә итеп яңартылачак.
Башкортстаннан Русия Мәдәният министрлыгы игълан иткән конкурска 4 заявка җибәрелгән. Конкурс нәтиҗәләре буенча, өч мунициаль китапханә сайлап алынган. Благовар үзәк район китапханәсе, Дүртөйленең Әсән авылы 5нче китапханә-филиалы, Туймазының Кандра авыл китапханәсе 2020 елда модельле итеп үзгәртеләчәк. Бу максатны гамәлгә ашыру өчен республика федераль бюджеттан 20 миллион сум акча алачак.
Модельле китапханә - заманча мәгълүмат технологияләре белән җиһазландырылган, күптармаклы китап фонды булган үзәк. Ул Интернетка, фәнни һәм әдәби эчтәлектәге заманча мәгълүмат чыганакларына керү мөмкинлеге бирә. Биредә, шулай ук, дискуссия клублары, түгәрәкләр, консультация пунктлары оештырылу, төрле яшьтәге кешеләр өчен әһәмиятле чаралар үткәрү күз уңында тотыла.
Быел конкурска Русиянең 78 төбәгеннән 500 заявка җибәрелгән. 110 китапханә сайлап алынган. Алар арасында безнекеләр дә булуы аеруча сөенечле.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: