+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Онкология диспансерына яңа аппарат кайтты

Табиблар аны актив куллана да башлаган.

Республика онкология диспансерына заманча ERBE VIO 300 D электрохирургия блогы кайтартылды. Әлеге аппарат 1 стадиядәге шешләрне тиз һәм җәрәхәт ясамый гына алу мөмкинлеге бирә. Аппарат "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында, "Башкортстан республикасында онкологик авыруларга каршы көрәш" төбәк программасына ярашлы алынды. Аның тулы комплектациясе 3 миллион сумга төшә.
Яңа хирургия корылмасы дәваханәгә моннан берничә көн элек кайтартылган.Табиблар аны актив куллана да башлаган. Әлеге аппарат ярдәмендә трахея, бронхтагы папилломаны, йоткылыктагы, гомумән лайлалы ярыда булган 1 стадиядәге шешләрне алып була.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: